Халык күп йөргән учреждениеләрдә куркынычсызлык мәсьәләләре аерым контрольдә тора.
Белгечләр берьюлы 50 һәм аннан да күбрәк кеше була алырлык объектларга карата куела торган төп таләпләр турында искә төшерә. Мондый зоналарга кинотеатрлар, сәүдә һәм спорт комплекслары, концерт заллары, кунакханәләр һәм хастаханәләр керә.
Куркынычсызлыкның төп шарты булып тоткарлыксыз эвакуация тора. Нормалар нигезендә, мондый типтагы барлык бүлмәләр дә кирәкле сандагы чыгу юллары белән җиһазландырылырга тиеш. Әйтик, бинада 501 дән 1000 гә кадәр кеше булганда кимендә өч эвакуация чыгу юлы каралган, ә килүчеләр саны меңнән артса — кимендә дүрт.
Эвакуация юлларын карап тотуга аерым игътибар бирелә. Коридорларны һәм юлларны җиһазлар, материаллар яки чүп-чар белән тутыру катгый тыела. Эвакуация чыгу ишекләрендәге бикләр кешеләр аларны эчтән ачкыч кулланмыйча ача алырлык итеп төзелергә тиеш.
Ашыгыч вәзгыятьтә ориентлашу өчен биналарда катларда эвакуация планнары урнаштырыла, аларда янгын сүндергечләр һәм янгын сүндерү краннары урнашкан урыннар билгеләнгән. Моннан тыш, идән япмалары, келәмнәрне дә кертеп, кешеләрнең чыгу юлларына таба хәрәкәт иткәндә егылу куркынычын булдырмас өчен ышанычлы беркетелгән булырга тиеш.
Объектта янгын куркынычсызлыгы чараларының бөтен комплексын үтәү өчен җаваплылык оешма җитәкчесенә йөкләнә. Белгечләр объектларга килүчеләрне игътибарлы булырга һәм хокук бозулар ачыкланганда администрациягә мөрәҗәгать итәргә чакыра.
73 нче ПЧ ОПП инженеры В.А. Матюшкина