Чулпан авылында гомер итүче Миңнебанат апа Шәйдуллинаның тормыш юлы

2026 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

4 март көнне Чулпан авылында гомер итүче тыл хезмәтчәне, Шәйдуллина Миңнебанат Фатыйх кызы үзенең 97 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Ул чын күңелдән соклану һәм тирән ихтирам уята торган озын һәм авыр юл үтте.

Миңнебанат Фатыйх кызы күп балалы гаиләдә туа. Язмыш аны кечкенәдән үк сыный: ике яшендә ятим калып, үги әни тәрбиясендә үсә. Аның яшүсмер еллары авыр сугыш чорына туры килә. Гаиләгә ачтан үлмәскә ярдәм итү өчен, яшүсмер кыз олылар белән беррәттән леспромхозга эшкә китә. Ул еллардагы авырлыклар, ачлык һәм күтәрмәслек хезмәт әле дә аның йөрәгендә авыр яра булып саклана — сугыш турындагы истәлекләрне ул күз яшьләрсез  искә ала алмый.

Әмма, барлык авырлыкларга карамастан, Миңнебанат Фатыйховна үзендә төп сыйфатны — ярату һәм кайгырту сәләтен саклап кала алган. Үсеп биткәч тә  ул туган авылында кала, ә 1975 елда Кәкре Атауда яшәүче тол иргә кияүгә чыга, аның биш баласын үз йөрәгенә кабул итә һәм карап тәрбияләп үстерә. Ятим булып үсүнең никадәр авыр икәнен белгәнгә күрә, ул аларны ана назы һәм кайгырту белән әйләндереп алган. Пенсиягә чыкканчы Миңнебанат апа колхозда намуслы тырыш хезмәт куя, шуның өчен «Хезмәт ветераны» исеменә лаек булган һәм «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнгән.

Бүген, 97 яшендә, Миңнебанат Фатыйх кызы Галимулла Кәлимулла улы һәм Гыйльсем Заһит кызы Насыйбуллиннар гаиләсендә уңайлы йортта яши. Алар күпне күргән ак әбине аның катлаулы язмышында кайчакта җитмәгән җылылык белән әйләндереп алган. Гомер бәйрәмен билгеләп узучының сәламәтлеге канәгатьләнерлек, һәм аның өчен хәзер төп дару - туганнарының кайгыртуы һәм мәхәббәте.

Бу истәлекле көнне аны котларга район хакимияте вәкилләре килгән иде. Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев исеменнән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ирек Шәрәфетдинов җылы теләкләрне һәм истәлекле бүләк тапшырды. Ул Миңнебанат Фатыйх кызына ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, һәр яңа көн якыннарының шатлыгын һәм елмаюын  бүләк итүен теләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International