Район автоинспекторлары һава торышы начараю сәбәпле, сәфәрләрдән тыелып торырга чакыра

2026 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Нурлат районында һава торышының кискен начарлануы күзәтелә: кар ява, буран һәм көчле җил.

 

Шәһәр яны трассаларында да, шәһәр урамнарында да катлаулы хәлләр барлыкка килә.

Дәүләт автоинспекциясе автомобиль йөртүчеләргә, ихтыяҗ булмаса, шәхси транспорт руле артына утырмаска киңәш итә.

Шәһәр яны автомобиль юлларында:

Буран шартларында трассаларда күз күреме нульгә якын. Машина юлында кар көртләре һәм бозлавыклар барлыкка килә. Мондый шартларда юл кырыена төшү яки юл-транспорт һәлакәтенә эләгү куркынычы югары. Ерак араларга чыгу хәзер бик куркыныч — түбән температура һәм күз күреме булмау шартларында трассада карда батып калу куркынычы бар.

Шәһәрдә:

Нурлат урамнарында кар чистарту техникасы эшли. Юлларда кагыйдәләрне бозып куеп калдырылган машиналар яки тәртипсез хәрәкәт итүче шәхси автомобильләр комачаулыклар тудырып кына калмый, ә коммуналь хезмәтләрнең эшен җитди катлауландыра да. Тиешсез урында калдырылган транспорт юлны чистартуга комачауларга мөмкин, бу хәрәкәттә катнашучыларның барысына да хәлне катлауландырачак.

"Шәһәр һәм район халкына һәм кунакларга мөрәҗәгать итәбез: мөмкин булганча шәхси автомобильне кулланудан баш тартыгыз, һава торышының яхшырганын өйдә көтегез. Әгәр дә сәфәрне кичектереп булмый икән, автомобильнең техник төзеклегенә, бакта - ягулык һәм салонда җылы әйберләр һәм телефон  заряды булуына инаныгыз", - дип аңлатты Дәүләт автоинспекциясенең Нурлат бүлеге башлыгы Олег Анжаков.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International