«Хезмәт» Бөтенроссия премиясе финалына Татарстаннан ике проект чыкты. Алар җиңү өчен бөтен Россиядән 100 дән артык проект белән көрәшәчәк. Әйдәгез аларны хуплап тавыш бирик:
• «Казан. Күптөрлелектә бердәмлек», https://pos.gosuslugi.ru/lkp/slujenie-2026/242/
• Тукай районының "Алгы сызыктагы СВО сугышчыларына һәм СВО сугышчыларының гаиләләренә актив ярдәм" проекты, https://pos.gosuslugi.ru/lkp/slujenie-2026/224/
Проектлар төрле номинацияләрдә катнаша, шуңа күрә сез икесе өчен дә үз тавышыгызны бирә аласыз. Моның өчен:
Авторизация узыгыз һәм сылтамалар буенча «Дәүләт хезмәтләре» сайтына күчегез.
Татарстан проекты өчен тавыш бирегез.
Тавыш бирү вакыты чикләнгән: 6 апрельгә кадәр тавыш биреп өлгерергә кирәк.
Халыкның тавыш бирү нәтиҗәләре буенча иң яхшы 40 инициатива билгеләнәчәк. Бүләкләү тантанасы 2026 елның 21 апрелендә «Кече ватан — Россия көче» III Бөтенроссия муниципаль форумы кысаларында узачак.
Премия Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча уздырыла. Оештыручы булып Россия Федерациясе Президенты Администрациясе ярдәмендә ВАРМСУ тора. Быел 63397 гариза кабул ителгән.