Күпфункцияле үзәк 8 Март бәйрәме хөрмәтенә эш графигын үзгәртә

2026 елның 4 марты, чәршәмбе

«Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе (КФҮ ДБУ) 2026 елның 8 мартында Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә үз филиалларының һәм бүлекләренең түбәндәге эш графигын игълан итә:

- 7 март-бер сәгатькә кыскартылган бәйрәм алды эш көне.

- 8 март - эшләми торган бәйрәм көне.

- 9 март — ял көне.

- 10 марттан эш гадәти режимда дәвам итә.

График үзгәрү Россия Федерациясе Хезмәт кодексы нормалары белән бәйле, Халыкара хатын-кызлар көне дәүләт бәйрәме булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International