Нурлатта террорчылыкка каршы көрәш комиссиясенең чираттан тыш утырышы узды

2026 елның 4 марты, чәршәмбе

Нурлат районында террорчылыкка каршы комиссия рәисе - район Башлыгы Дамир Ишкинеев җитәкчелегендә 3 мәсьәлә каралды.

Әйтик, 2026 елның 5 февралендәге Илкүләм террорчылыкка каршы комитет күрсәтмәләре һәм Нурлат муниципаль районының 2026 елның 10 февралендәге 1нче номерлы террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе карарларын үтәү нигезендә мәгариф объектларына һөҗүм итү куркынычын кисәтү буенча кичектергесез чаралар турында террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе секретаре Рәфис Нигъмәтуллин хәбәр итте.

Районда мәгариф учреждениеләренең террорчылыктан саклану өлкәсендәге җитешсезлекләр турында ведомстводан тыш сак бүлеге начальнигы Илназ Әбделвәлиев хәбәр итте. Биредә үк район Башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы Алсу Рәхмәтуллина мәгариф объектларында террорчылык янауларын, шул исәптән утлы һәм салкын корал кулланып кораллы һөҗүмнәрне кисәтү буенча өстәмә чараларның гамәлгә ашырылуы турында хәбәр итте.

Утырышка шулай ук компьютер клублары хуҗалары да чакырылган иде. Аларга үз оешмаларында җентекле контроль алып бару кирәклеге турында искә төшерделәр. Тулаем алганда, утырышта катнашучыларның докладларын тыңлап фикер алышканнан соң, Дамир Ишкинеев түбәндәге күрсәтмәләрне бирде: компьютер клубларында тикшерү чараларын системалы нигездә үткәрүне дәвам итәргә, үткәрү режимын үтәү өчен мәгариф оешмаларында уртак тикшерү чараларын уздыруны дәвам итәргә һ. б.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International