Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов шәһәрнең 8нче мәктәбендә һәм «Восток» кооперативында булды.
Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев озатуында депутат шәһәр мәктәбендә узган ел ахырында төзелеп беткән спорт залын карады. Олег Морозов спорт һәм тренажер залындагы шартлар белән танышты. Аннары ул «Восток» авыл хуҗалыгы кулланучыларны тәэмин итү - сату кооперативында булды, анда тозлы сырлар җитештерү процессы белән танышып, нурлатлылар эшчәнлегенә югары бәя бирде.