Нурлатта Олег Морозов киңәйтелгән планеркада катнашты

2026 елның 3 марты, сишәмбе

Бүген Нурлатта Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов булды.

Дәүләт Думасы депутаты Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев үткәргән киңәйтелгән эшлекле киңәшмәдә утырышында катнашты. Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин катнашты. Монда Ватанны саклаучылар елында үткәрелгән чараларга йомгак ясалды, гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләр хакында мәгълүматны да карадылар.

Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы Әлфия Галәүтдинова Ватанны саклаучылар елы кысаларында районда уздырылган чаралар турында киң мәгълүмат җиткерде. Бу волонтерлык эшчәнлеге дә, хәйрия концертлары да, спорт һәм патриотик чаралар да. Аннары хезмәтләрнең һәм чаралар күрүгә  әзерлек, шулай ук язгы ташуга әзерлек буенча үткәрелгән чаралар турында район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Айрат Морзаханов сөйләде, аның мәгълүматын гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Айрат Шияпов тулыландырды, ул бу чорда куркынычсызлык чараларын катгый үтәүгә аерым тукталды. Көн тәртибендәге йомгаклау мәсьәләсе булып район һәм шәһәр гражданнарының кире элемтә платформалары аша килгән мөрәҗәгатьләре каралды, аны район Башкарма комитетының эшләр идарәчесе Ралия Ханиева яктыртты.

Чара бүләкләү белән дәвам итте. Олег Морозов һәм Дамир Ишкинеев махсус операциядә катнашучыларның әтиләре Сергей Алипов һәм Илшат Җамалетдиновка Россия Федерациясе Оборона министрлыгының хәрби хәрәкәтләр ветераны таныклыгын тапшырды.

Улларын чын патриотлар итеп тәрбияләгән өчен махсус операция геройлары әниләре Елена Еремова һәм Елена Спасовага хәрби частьтән Рәхмәт хатлары тапшырылды. Биредә намуслы хезмәтләре өчен «Гармония» үзәге директоры Рәзинә Хисаметдинова Рәхмәт хаты, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Мактау грамотасы белән район Советы юридик бүлеге җитәкчесе Гөлия Вәлиәхмәтова бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International