Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан расланган янгынга каршы режим кагыйдәләре территорияләрне карап тотуга төгәл таләпләр куя.
Халыкның һәм инфраструктура объектларының иминлеген тәэмин итү максатларында йорт яны участокларында, предприятиеләр территорияләрендә һәм рекреацион зоналарда янучан материаллар чүплекләрен оештыруга катгый тыю гамәлдә.
Гамәлдәге законнар (РФ ППР №1479 от 16.09.2020) белән түбәндәге калдыкларны җыю тыела:
Агач калдыклары һәм төзелеш чүп-чарлары;
Буш савытлар һәм төргәкләр;
Каты көнкүреш калдыклары;
Коры үлән һәм үсемлек сабакларын.
Объект ияләре яисә алар белән эш итүче затлар (оешма җитәкчеләре, күчемсез милек милекчеләре) ышанып тапшырылган территорияләрне даими җыештыруны тәэмин итәргә тиеш. Янучан матдәләрнең теләсә нинди тупланышы ялкынның мизгел эчендә таралу куркынычын тудыра.
Әлеге таләпләрне бозу законда каралган административ һәм башка җаваплылыкка китерә. Территорияне вакытында чистарту - ул формальлек кенә түгел,ә сезнең иминлек һәм милекне саклау нигезе.
ПП ОПП 73 ПЧ буенча Инструктор Миннекәева Р. И.