Нурлат медицина хезмәткәрләре еллык эшкә нәтиҗә ясады.
Нурлат районы сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең йомгаклау киңәшмәсе Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев һәм Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Гүзәлия Зәкәриева катнашында узды.
Киңәшмә район Советында узды. Биредә 2025 елдагы эш нәтиҗәләре һәм агымдагы чорга бурычлар турында Нурлат үзәк район хастаханәсе баш табибы Айдар Сәгъдиев җиткерде. Район Башлыгы Дамир Ишкинеев тармакның мөһимлеген һәм әһәмиятен билгеләп үтте. Ул табибларга, шәфкать туташларына һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәт куйган һәркемгә җаваплы һәм тырыш хзмәт өчен рәхмәт белдерде. Нурлат районы медицина хезмәткәрләренең эшчәнлеген Гүзәлия Зәкәриева да уңай яктан билгеләп үтте.
Йомгаклау киңәшмәсе иң яхшы хезмәткәрләрне бүләкләү белән дәвам итте.