«Сиренаны ишетмәвегез турында хәбәр итү кирәкми»: 4 мартта Татарстанда республика хәбәр итү системасын планлы тикшерү узачак

2026 елның 2 марты, дүшәмбе

Ил төбәкләрендә хәбәр итү системаларын Бөтенроссиякүләм тикшерү елга ике тапкыр - яз һәм көз айларында уза.

Сигнал "Һәркемнең игътибарына!"- бу халыкның игътибарын хәзер мөһим мәгълүмат яңгыраячагына җәлеп итә торган бердәм сигнал. Ул сиреналар, тавыш көчәйткеч җиһазлар, телерадиотапшырулар яки транспорт һәм башка техник хәбәр итү чараларының өзек-өзек хәбәре ярдәмендә бирелергә мөмкин.

Сиренаның озакка сузылган сигналларын ишеткәнсез икән, аларның ни өчен бирелгәнен тыңлагыз. Тавыш көчәйткечләрдән килгән мәгълүматны ахырга кадәр тыңларга яки кичекмәстән телевизорны (беренче мультиплекс каналлары) яки ашыгыч хәбәрне тыңлау өчен радионы кабызырга кирәк.

 

Татарстанда 4 март көнне:

10 сәгать 40 минутта һәм 10:45тә - электр сиреналарын һәм сөйләм сиреналары җайланмаларын кабызу (башта республика, аннары муниципаль дәрәҗәдә);

10:43 тә - сөйләм хәбәрен трансляцияләү өчен теле - һәм радиоканаллардан хәбәр итү планлаштырылган

Халыктан тынычлык саклау сорала.

Сиренаны ишетмәвегез турында хәбәр итүнең кирәге юк. Һәм менә ни өчен. Эш шунда ки, республика хәбәр итү системасы 1980 елларда ук булдырылган. Узган дистә еллар эчендә республика шәһәрләрендә һәм районнарында яңа торак кварталлар төзелде. Бу проблемалы зоналар, шулай ук электр сиреналары һәм сөйләм сиреналары урнаштырылган барлык урыннар белгечләргә билгеле. Нәкъ менә алар 4 мартта булган җиһазларның төзеклеген һәм хәбәр итү өчен җаваплы вазыйфаи затларның гамәлләрен тикшерәчәк.

Хәзерге вакытта Татарстанда халыкка хәбәр итүнең яңа төбәк системасын төзү буенча масштаблы проект гамәлгә ашырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International