Нурлатта очучы - Советлар Союзы Герое хөрмәтенә багышланган фестиваль старт алды

2026 елның 1 марты, якшәмбе

Халыкларның гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен үстерүгә ярдәм иткән «Истина» («Чанлах») автоном коммерцияле булмаган оешмасы  "Ялкын көйдергән канатлар...» дип исемләнгән «А.И.Кузнецов исемендәге дан фестивале» проектының беренче этабын башлап җибәрә.

Әлеге проект Президентның Мәдәни инициативалар Фонды тарафыннан хупланган.

"Фестиваль үткәрү өчен музыкаль аппаратура сатып алынды. Аны уздыру турындагы нигезләмәне без балалар белән эш эшләүче барлык оешмаларга җибәрдек, бу эштә проектның партнерлары-мәдәният үсеше үзәге, район Башкарма комитетының Мәгариф һәм яшьләр эшләре, спорт бүлекләре ярдәм итте", -КФҮ мөдире Ольга Савельева.

"Җиңү горур яңгырый!", онлайн форматта уздырыла. Конкурс 7 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр арасында өч номинациядә уздырыла:

Бөек Ватан сугышына багышланган "Сугыш чоры җырлары",

Ватан, батырлык һәм Халыклар бердәмлеге темаларына багышланган, «Заманча патриотик җыр»,

«Иң яхшы авторлык номеры».

"Икенче этапта Советлар Союзы Герое, очучы, гвардия капитаны Анатолий Иванович Кузнецовның туган ягында Каравыл  Тавы авылында гала-концерт узачак. Анда онлайн конкурста җиңүчеләр, шулай ук чакырылган артистлар һәм үзешчән коллективлар һәм солистлар катнашачак», - диде Ольга Савельева.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International