Бу хакта Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеевка подряд оешмасы җитәкчесе хәбәр итте.
Дамир Ишкинеев капремонт объектында чираттагы эш планеркасын үткәрде.
Ишекләр, тәрәзәләр алыштырылган, спорт залында эшләр башкарылган, сыйныфлар дәресләр уздырырга әзер.
"Әгәр процент нисбәте турында сөйләсәк, эшләр 85-90 процентка тәмамланды. Инженерлык системалары алыштырылган, беренче катта бераз эшләп бетерәсе эшләр калды. Якындагы 10-15 көндә аларны да төгәлләрбез дип уйлыйм», – диде подряд оешмасы җитәкчесе Илнур Сәлахов.
Объектта көн саен 25-30 эшче эшли. Кешеләр иртәнге сәгать 7дән башлап, укучылар дүртенче чирекне туган мәктәпләрендә башласын өчен, сменалап эшлиләр.
Объектны чираттагы тикшерү барышында район Башлыгы Дамир Ишкинеев игътибарны эшләрнең сыйфатына, шулай ук укучыларның иминлегенә һәм уңайлылыгына юнәлтте.
Мәктәп инде бүген үк классларны, спорт һәм актлар залларын, керү төркемнәрен заманча бизәү белән сөендерә. Подрядчы алдына эшне вакытында тәмамлау бурычы куелган.