Ватанны саклаучылар көненә багышланган турнирда тәҗрибәле осталар да, яшь спортчылар да катнашты.
Ватанны саклаучылар көнендә Нурлатта шахмат һәм шашка буенча традицион турнирлар узды. Ярышларга интеллектуаль спорт төрләрен яратучылар җыелды, алар ике дисциплинада иң яхшы уенчылар исеме өчен көрәште.
Беренче булып такта артына шахматчылар утырды. 14 яшьтән өлкәнрәк 14 катнашучыны җыйган турнирда көрәш киеренке булды. Киеренке җиде турдан һәм өч сәгать дәвам иткән каты уеннан соң призерлар өчлеге билгеләнде:
1 урын-Безруков Михаил Николаевич;
2 урын - Сидоров Анатолий Николаевич;
3 урын-Ермолаев Григорий Михайлович.
Яшь шахматчылар Нуруллин Искәндәр, Буланов Игорь һәм Сәмерханов Роберт уеннарын аерым билгеләп үтәргә кирәк. Яшь спортчылар лаеклы уен күрсәтте.
Шахматчылар артыннан шашка сөючеләр дә көрәште. Программаның бу төрендә Зайцев Сергей Александрович җиңүче булды. Икенче урынны Павлов Олег Васильевич яулады, ә лидерлар өчлеген Рафаил Мидхәт улы Әюпов япты.
Ике турнирның да җиңүчеләре һәм призерлары Нурлат районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең Мактау грамоталары, медальләре һәм истәлекле призлары белән бүләкләнделәр.
«Барлык катнашучыларга да турнирларда катнашулары өчен зур рәхмәт», – дип рәхмәт белдерде катнашучыларга шахмат-шашка клубы җитәкчесе Олег Павлов.