Нурлатта «Туп» футбол манежында СВОда хәрби бурычларны үтәү барышында һәлак булган Алик Вәлиуллин истәлегенә турнир уза.
Турнирда 6 команда катнаша: Нурлаттан, Казаннан, Чаллы-Башыннан һ. б.
Футболчыларны һәм катнашучыларны район Башлыгы Дамир Ишкинеев сәламләде. Ул башта катнашучыларны Ватанны саклаучылар көне белән котлады.
"Безнең илне саклаучылар һәрвакыт Россияне саклаганда батырлык һәм кыюлык күрсәтте. Бүген махсус хәрби операция бара һәм безнең егетләр алгы сызыкта безне, безнең тыныч күкне саклыйлар. Илебезне саклаганда һәлак булган спортчыбыз Алик Вәлиуллин истәлегенә турнир уздыруыбыз да символик мәгънәгә ия. Аңа мәңгелек хәтер һәм дан», - диде район Башлыгы һәм көчлеләргә җиңү теләде.
Турнирда катнашучыларны Әфганстандагы сугыш һәм башка локаль конфликтлар инвалидларының Нурлат иҗтимагый оешмасы рәисе Ришат Сафиуллин да сәламләде.
Алик Вәлиуллин балачактан ук футбол уйнаган, Нурлатның «Факел» командасы уенчысы иде. Турнирда аның туганнары һәм якыннары катнашты. Якташыбызның әнисе Елена Вәлиуллина әйтүенчә, бүген ул улы белән горурлана. Хәзер аның 10 яшьлек оныгы да - улы Алик Вәлиуллин уйнаган «Факел» командасы уенчысы.
"Алик кечкенәдән футбол уйнады. Район җитәкчелегенә, Аликның дусларына аны онытмаганнары өчен зур рәхмәт», – дип уртаклашты Елена Вәлиуллина.