Дамир Ишкинеев нурлатлыларны Ватанны саклаучылар көне белән котлады

2026 елның 23 феврале, дүшәмбе

Хөрмәтле нурлатлылар! Кадерле ветераннарыбыз һәм Ватан сакчылары! Сезне каһарманлык, намус һәм бурычка тугрылык бәйрәме – Ватан сакчылары көне белән чын күңелдән котлыйм!

Бу көн төрле буын Ватан сакчыларын берләштерә. Без Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугышчы-интернационалистлар, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларның каһарманлыгы алдында баш иябез. Махсус хәрби операция барышында үз бурычларын намус белән үтәүчеләр, фидакарьләрчә волонтерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнүчеләр дә игътибар үзәгендә бүген. Якташларыбыз Ватаныбызның тынычлыгын һәм киләчәген саклап, чын батырлык үрнәге күрсәтәләр. Без биредә, тылда, аларга һәм гаиләләренә кулдан килгәннең барысын  эшләп ярдәм итәргә тырышабыз.

Кадерле якташлар! Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек һәм тизрәк җиңү килүен телим! Һәр йортта тынычлык, бердәмлек һәм күңел җылысы хөкем сөрсен.

Дамир Ишкинеев, Нурлат районы һәм Нурлат шәһәре Башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International