Чарага хәрби хәрәкәтләр ветераннары, хәрби хезмәткәрләр, махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның гаиләләре һәм бу көн каһарманлык һәм батырлык символы булган барлык кешеләр җыелды.
Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев җыелучыларга котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Ул буыннар дәвамчанлыгының мөһимлеген ассызыклады һәм яклаучыларга бурычка тугры булулары өчен рәхмәт белдерде. Тантанада катнашучыларга шулай ук «Хәрби туганлык» оешмасының җирле бүлекчәсе рәисе Зиннур Мотаһиров һәм «Барысы да җиңү өчен. Нурлат» фонды вәкиле Айрат Гәрәев җылы теләкләрен җиткерде.
Чараның тантаналы өлешендә бүләкләү тантанасы булды. Актив гражданлык позицияләре, сугышчыларга ярдәм итүгә һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә керткән өлешләре өчен кайбер нурлатлылар Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары һәм «СВОГА ярдәм иткән өчен» медальләре белән бүләкләнде.
Моннан тыш, бу кичне «Россиянең бөеклеге» патриотик плакатлар конкурсына йомгак ясадылар. Үсеп килүче буында ил тарихына хөрмәт тәрбияләү һәм Россия җәмгыяте традицияләренә тарту өчен оештырылган конкурс бик күп талантлы балаларны берләштерде. Оештыручылар тарафыннан иң яхшы эшләр билгеләп үтелде.
Кичәнең кульминациясе ямьле концерт программасы булды. Шәһәрнең иҗат коллективлары һәм солистлары тамашачыларга үз җырларын бүләк итте. Татарстан Республикасының атказанган артисты Сиринә Зәйнетдинова чыгышы бәйрәмне тагы да бизәде.