Татарстан Дәүләт Советы депутатлары 18нче утырышта Нурлат районының Яңа Тумба авыл җирлеге территориясендә урнашкан Покровский поселогын бетерү турындагы закон проектын хуплады.
Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев хәбәр иткәнчә, торак пункт торак билгеләрен югалткан һәм алга таба үсеш өчен перспективалары юк. Поселок территориясендә даими яшәүче халык, юл-транспорт инфраструктурасы, инженерлык коммуникацияләре, социаль, мәдәни һәм көнкүреш билгеләнешендәге объектлар, шулай ук торак йортлар һәм башка күчемсез милек объектлары юк.
«Бу авылда кешеләр даими яши һәм яши башлар дип көтәргә нигез юк», — дип ассызыклады Дамир Азатович һәм Яңа Тумба авыл җирлегендщ яшәүче халыкның әлеге инициативаны хуплавын билгеләп үтте.
Рәсми рәвештә бетерелгәннән соң, Покровский поселогы Нурлат районының административ картасыннан юкка чыгачак, тарихта һәм кешеләрнең хәтерендә генә калачак.
Фото: «Нурлат-информ» архивыннан. «Татар-информ» материаллары буенча