Карның күпләп һәм бик тиз эрүе сәбәпле, бина түбәләреннән җыелган кар һәм боз сөңгеләре төшүе ихтимал.
Түбәдә җыелган кар зур куркыныч тудыра!
Исегездә тотыгыз: боз сөңгеләре еш кына тамчы тамып торган урында барлыкка килә, шуңа күрә бина фасадларының бу урыннары яныннан йөрү аеруча куркыныч була. Аларны читләтеп үтәргә кирәк.
Сак булыгыз һәм, мөмкин булса, бина диварларына якын килмәгез. Әгәр тротуар буйлап барганда сез югарыда шикле тавыш ишетәсез икән - туктарга, башыгызны күтәрергә һәм анда нәрсә булганын карарга ярамый. Бәлки, бу кар яисә боз кисәге төшүедер. Бинадан да ераккарак йөгерергә дә ярамый. Тизрәк стенага сыенырга тырышырга кирәк, түбә кыегы ышыклый торган урын булачак.
Җәрәхәтләнүдән сакланырга ярдәм итә торган кагыйдәләр:
Бина түбәләреннән кар, боз төшү ихтималы турында кисәтүче билгеләр булган урыннарга («куркыныч зона», «кар массасы төшү ихтималы», «үтү тыела») кермәгез.
Бина түбәләреннән кар, боз төшү куркынычы сакланган чорда:
- биналардан читтәрәк узарга тырышыгыз;
- түбәләрендә кар күп җыелган йортлар яныннан узмаска тырышырга кирәк.
Куркыныч янау зонасындагы гамәлләр:
бина түбәсеннән кар асылынып торганын күрсәгез, тизрәк шул урыннан китегез.
Әгәр сезне кар капласа, нишләргә?:
борыныгызны һәм авызыгызны бияләй, шарф, свитер яисә куртка якасы белән каплагыз, бөкләнгән кулларыгыз белән битегезне каплагыз;
пространство төзеп карагыз;
мөмкин булса, югарыга таба шуышыгыз;
кар астында калсагыз, кычкырмагыз – кар тавышны тулысынча йота, ә кычкырулар һәм мәгънәсез хәрәкәтләр сезне көчсезләндерә, кислород һәм җылылыкны тарата;
үзегезне тыныч тотарга тырышыгыз, йокламаска тырышыгыз, исегездә тотыгыз - сезгә ярдәмгә киләчәкләр.
Әгәр кар төшеп кешене күмгән икән:
аның ихтимал булган урынын билгеләргә;
«ашыгыч ярдәм» хезмәтен чакырырга;
кул астындагы чараларны (көрәкләр, чиләкләр) кулланып, зыян күрүчене казып чыгаруны оештырырга;
зыян күрүчегә якынлашкач, куллар белән баш турындагы карны чистартырга, авызын һәм борынын кардан чистартырга, һәм мөмкинлек булганда «авыз» ысулы белән ясалма сулыш алуга керешергә, бер үк вакытта казуны дәвам итәргә.
Игътибарлы һәм сак булыгыз!
73нче ПЧ инструкторы Таңсылу Әхәтова