«Бөркеткәй»дә узган онытылмаслык каникул: 4нче мәктәп укучылары лагерьда ял итеп кайтты

2026 елның 17 феврале, сишәмбе

2026 ел башында Нурлатның 4нче мәктәбе укучыларына Татарстан Республикасы делегациясе составына керү һәм беренче сменага «Орленок» Бөтенроссия балалар үзәгенә бару өчен уникаль мөмкинлек туды.

Легендар «Штормовой» лагере ял итү һәм сәләт үсеше өчен уңайлы мәйданчык итеп җиһазландырылган.

Яр буенда үткәргән егерме бер көн, бер мизгелдәй үтеп, укучыларның күңеленә якты вакыйгалар булып кереп калды. Сменаның программасы гаять бай: иҗади мастер-класслар, спорт ярышлары һәм гомумлагерь чаралары балаларны берләштерде. Балалар бер — берсе белән нык дуслашып кына калмадылар, ә Россиянең төрле почмакларыннан-Калининградтан алып Ерак Көнчыгышка кадәр яңа дуслар таптылар.

«Орленок» укучылар өчен чын-чынлап газиз урынга әйләнде. Уңышлы көннәрдән, җылы диңгездән һәм тугры дуслардан алган хис-кичерешләр күңелләрендә урын алды. Яңа танышулар һәм үз-үзеңне үстерү тәҗрибәсе  хәзер аларның балачак хатирәләренең аерылгысыз өлешен тәшкил итә. Катнашучылар инде киләчәккә планнар коралар һәм «Штормовая»га бару хыялы кабаттан чынга ашсын иде, дип өметләнәләр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International