Россиядә, шул исәптән Татарстанда да, авыл хуҗалыгы терлекләре һәм кош-кортның аеруча куркыныч авырулары буенча эпизоотик вәзгыять киеренке кала бирә.
Шуңа бәйле рәвештә район дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илнур Ханәфиев терлек һәм кош-корт үрчетү белән шөгыльләнүче нурлатлыларны төп ветеринария таләпләрен үтәргә чакыра.
- Терлекчелек комплексларына, фермаларга һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга терлек, кош-кортны район ветеринария хезмәте белән килештерелмичә кертү терлекләрдә аеруча куркыныч авырулар килеп чыгу һәм таралуның төп сәбәпләренең берсе булып тора. Тикшерүләр һәм профилактик вакцинацияләр үткәрүдән баш тарту, авыл хуҗалыгы терлекләрен һәм терлекчелек продукциясен гамәлдәге закон таләпләрен бозып сату шулай ук төрле авырулар таралуга китерергә мөмкин. Шуны истә тотарга кирәк: гамәлдәге закон таләпләрен бозып гамәлгә ашыру фактлары ачыкланганда, сатучыларга һәм сатып алучыларга карата да тиешле чаралар кулланыла. Саксызлык аркасында эпизоотияләр таралуга яки башка авыр нәтиҗәләргә китергән очракларда РФ Җинаять кодексының 249 маддәсенең 1 пунктында хәтта җинаять җаваплылыгы да каралган, – ди Илнур Харисович. - Авыл хуҗалыгы предприятиеләренә, крестьян-фермер хуҗалыкларына аерым таләпләр куела. Бу хуҗалык территориясен ышанычлы киртәләү, дезинфекция киртәләре һәм санпропускниклар булу, яңа кайтарылган хайваннар өчен махсус карантин бина булдыру. Югарыда санап үтелгән чараларның барысы да кирәк, аларны үтәү безнең районның ветеринария иминлеген саклап калырга ярдәм итәчәк.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының 622 номерлы боерыгы нигезендә терлекләр сатып алганда түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә кирәк:
хайваннарны һәм кош-кортны читтән кертү белән шөгыльләнүче таныш булмаган затлардан аларны ветеринария документыннан, товар накладнойларыннан һәм хайван номерлары язылган исемлекләрдән башка сатып алмаска;
терлекләрне ветеринария хезмәте рөхсәте белән генә сатып алырга;
яңа алып кайткан терлекләрне: эре мөгезле терлекне, сарыкларны, кәҗәләрне, атларны, дуңгызларны, этләрне, шулай ук кош-кортны һәм умарталарны районның ветеринария хезмәтенә мөрәҗәгать итеп, «Хорриот» махсус электрон системасында теркәргә кирәк.