Татарстанда көчле кар явуы турында шторм кисәтүе

2026 елның 16 феврале, дүшәмбе

16 февраль кичендә, 2026 елның 17 февралендә тәүлек дәвамында Татарстан Республикасы территориясендә карлы - яңгыр, җепшек кар рәвешендә көчле явым-төшем, кайбер районнарда буран, күз күременең 500 метрга кадәр һәм аннан да азрак начараюы, тизлеге 17-22 м/с булган көчле җил, урыны белән бозлавык, юлларда кар көртләре һәм көчле бозлавык булуы көтелә.

2026 елның 16 февралендә кичен һәм 17 февралендә төнлә урыны белән Татарстанның көнбатыш районнарында һәм Казанда 20 мм һәм аннан да күбрәк кар явуы көтелә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International