Нурлат районында бердәнбер булган Муса Җәлил бюсты янында юбилее алдыннан шагыйрьне искә алдылар

2026 елның 15 феврале, якшәмбе

Би Күле авылында Советлар Союзы Герое, шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган тантаналы митинг узды.

Легендар татар шагыйренең бюсты янына аның батырлыгына һәм иҗатына хөрмәт йөзеннән авыл халкы һәм кунаклар җыелды.

Тантананы Нурлат муниципаль районы Башлыгы Дамир Ишкинеев ачып җибәрде. Үзенең чыгышында ул Муса Җәлил шәхесенең татар халкы һәм илебез өчен аерым әһәмияткә ия булуын ассызыклады.

"Муса Җәлил - безнең бөек шагыйребез, Советлар Союзы Герое. Бу бюст – безнең районда аңа куелган һәйкәл, һәм бу безнең өчен Изге урын булганга бүген барыбыз бергәләп монда җыелдык. Хәтта төрмәдә, фашист әсирлегендә дә ул сынмады, көрәшүен дәвам итте һәм дөньяга карата гаҗәеп көр рух көчен күрсәтте. Иртәгә аның тууына 120 ел тула. Аның исемен Татарстанда гына түгел, бөтен Россиядә һәм аннан читтә дә хөрмәтлиләр. Без, татарстанлылар, бу истәлекне сакларга һәм киләчәк буыннарга тапшырырга тиеш. Муса Җәлил – безнең милли каһарманыбыз, һәм үсеп килүче буын өчен ул мәңгегә батырлык үрнәге һәм иң караңгы заманнарда да явызлыкка каршы ничек көрәшергә һәм каршы тотырга кирәклеге үрнәге булып калачак", - диде Дамир Азат улы.

 

Митингта җирле мәктәп укучылары, Би Күледә яшәүчеләр һәм Нурлат районы җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты. Җыелучылар шагыйрьне бер минут тынлык белән искә алдылар һәм бюст итәгенә чәчәкләр куйдылар.

Би Күле авыл җирлеге башлыгы Алсу Шакирова җирле халык өчен буыннар дәвамчанлыгы символына әверелгән һәйкәл тарихы турында сөйләде.

"1959 елдан соң безнең колхоз Муса Җәлил исемен йөртә. Ә 1972 елда, күбесенчә колхоз рәисе Әмин Хуҗәхмәт улы Сөләйманов инициативасы белән, авыл үзәгенә әлеге бюст куела. Бөек шагыйрьнең исеме Кече Ватаныбыз тарихына бәйле булуы безнең өчен зур мәртәбә», – диде Алсу Минеһадыевна.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International