Нурлатлылар «Татарстан чаңгы юллары-2026» ярышында гаиләләре белән катнашты

2026 елның 15 феврале, якшәмбе

Чара «Россия чаңгы юллары-2026» 44нче Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышлары кысаларында узды, анда Нурлат, Аксубай районнарыннан 100 дән артык катнашучы, шулай ук Самара өлкәсеннән кунаклар җыелды.

Спорт бәйрәме буыннар бердәмлеге көненә әверелде. Катнашучыларга сәламләү сүзе белән район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Айрат Морзаханов мөрәҗәгать итте.

"Районыбызда чаңгы спортын яратучылар саны елдан-ел арта гына баруы сөендерә. «Россия чаңгы юллары" - тизлек һәм чыдамлык ярышлары гына түгел, ул йөрәкләрне, шәһәрләрне һәм төбәкләрне берләштерүче зур гаилә бәйрәме. Барлык катнашучыларга да спорт дәрте, күңел күтәренкелеге телим. Алга, җиңүләргә!"–диде ул үз чыгышында.

Бу көнне бүләкләрне булачак чемпионнарга гына түгел, актив тормыш рәвеше алып баручыларга да тапшырдылар. Айрат Гакыйлевич Руслан Хмелевка һәм Анастасия Михайловага ГТО комплексының алтын билгеләрен тапшырды. Шулай ук «Әти, әни, Мин - ГТО гаиләсе» республика онлайн – акциясендә җиңгән өчен диплом алган Семен Пайрамов та билгеләп үтелде.

Бу көнне 75 яшен тутырган спорт ветераны Анатолий Савгачев аерым котлау сүзләрен кабул итте. Район Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Джулия Илдиярова юбилярга ныклы сәламәтлек һәм бетмәс-төкәнмәс энергия теләде, истәлекле бүләк тапшырды.

Стартка тәҗрибәле спортчылар һәм ветераннар, шулай ук актив ял яратучы яшьләр чыкты. Оештыручылар төрле  яшьтәге катнашучыларга  300 метрдан 5 километрга кадәр дистанция әзерләгән.

Буыннар дәвамлылыгының ачык мисалы – Иске Чаллыдан апалы-сеңелле Вероника һәм Валерия Порфирьевалар. Кызлар балачактан ук чаңгы белән шөгыльләнә һәм зур бүләкләр коллекциясенә ия, әмма «Татарстан чаңгы юлы» -  алар өчен спорт шатлыгын гаиләләре белән уртаклашу өчен аерым мөмкинлек.

"Барысы да балалар бакчасында башланды: без тәрбияче белән мәйданчыкта шуа идек. Ә аннары бу чын мавыгуга әверелде. Алты яшьтән мин җитди шөгыльләнәм. Безнең уңышларыбыз күп, моның өчен әти-әниләргә зур рәхмәт, алар безгә һәрвакыт ярдәм итәләр. Спорт миңа шатлык һәм позитив бүләк итә. Ә иң яхшысы – ярышларда бөтен гаилә белән катнашу»,- дип уртаклашты 9 класс укучысы Вероника.

Ярышлар «Ак Барс» үзәген энергия һәм җылылык белән тутырган чын спорт бәйрәменә әверелде. Мәйданчыкта актив уеннар һәм күңелле конкурслар кайнаган арада кунакларны кайнар чәй һәм хуш исле коймак белән җылыттылар. Үзешчән артистларның чыгышлары вакыйгага аеруча ямь өстәде.

Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев үткәргән бүләкләү тантанасы көннең кульминациясе булды. Спортчыларга һәм җанатарларга мөрәҗәгать итеп, Дамир Азат улы, Нурлат районы талантларга гына түгел, көчле рухлы кешеләргә дә бай булуын билгеләп үтте. Ул аларга спортка булган мәхәббәтләре, сәламәт яшәү рәвешен сайлаулары һәм үсеп килүче буынга үрнәк күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде.

Ярышларда җиңүчеләрнең һәм призерларның барысы да яшьләр эшләре һәм спорт бүлегеннән лаеклы грамоталар, медальләр һәм истәлекле призлар алды.

Ел саен массакүләм чаңгы стартлары «Россия спорты» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уза, аның төп максаты – халык арасында физик культураны һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International