Нурлатта йомгаклау сессиясе узды

2026 елның 14 феврале, шимбә

Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев җитәкчелегендә узган йомгаклау утырышында Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Азат Җиһаншин һәм башкалар катнашты.

Биредә район Башлыгы Нурлат районының 2025 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре турында хисап докладын тәкъдим итте. Дамир Ишкинеев, нурлатлылар өчен хисап елының истәлекле даталарга һәм вакыйгаларга бай булуын билгеләп, нефть, авыл хуҗалыгы, төзелеш, бизнес, бюджет, сәламәтлек саклау, мәгариф һ. б өлкәләрдә һәр секторга җентекләп тукталды.

Дамир Ишкинеев ассызыклаганча, район узган елны лаеклы күрсәткечләр белән тәмамлады. Аграрийлар яхшы нәтиҗә күрсәтте: җитештерү күләме 5,4 млрд сумга кадәр арткан. Республика программалары нәтиҗәсендә зур эш башкарылган, бу фельдшер-акушерлык пунктлары, юллар төзү, күпфатирлы йортларга, ишегалды территорияләренә капиталь ремонт ясау һ.б. «Татнефть» грантлары да нурлатлыларның тормыш сыйфатын яхшыртуда зур ярдәм күрсәтә.

 

Дамир Азат улы махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү турында да сөйләде. Бүген алгы сызыкта 618 нурлатлы якташыбыз хезмәт итә, районда 187 волонтер төркеме актив эшли. Аларның тырышлыгы, шулай ук предприятиеләр һәм битараф булмаган кешеләр көче белән 625 тонна гуманитар йөк һәм 90 берәмлектән артык техника җибәрелгән.

Агымдагы елга төп өстенлекләрне билгеләп, Дамир Ишкинеев Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка, республика Хөкүмәтенә, предприятие һәм оешма җитәкчеләренә, авыл җирлекләре башлыкларына ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

Монда шулай ук Киекле авыл җирлеге башлыгы Лилия Кашапова, НУАД җитәкчесе Марат Бәдретдинов чыгыш ясады.

Аннары нурлатлыларга Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин мөрәҗәгать итте. Ул депутатларның инициативалары турында сөйләде, нурлатлыларга махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм оештырганнары өчен рәхмәт белдерде. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов республика үсеше векторлары турында сөйләде, нурлатлыларга сайлауларда актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде.

Сессия бүләкләү белән дәвам итте. Күп кенә нурлатлыларга дәүләт бүләкләре тапшырылды. «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән клиент хезмәте җитәкчесе (бүлек хокукларында) Рушания Шакирова бүләкләнде, Андреевка мәдәният йорты аккомпаниатор-концертмейстеры Василий Абрамовка «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» мактаулы исеме бирелде, Илмир Гайфетдиновка - («Континент» төзелеш компаниясе)«Татарстан Республикасының Атказанган төзүчесе», «АТП» йөртүчесе Миншакир Миңнегуловка Татарстан Республикасының Атказанган транспорт хезмәткәре» мактаулы исеме бирелде. Мамык авылы мәдәният йорты мөдире Юлия Магаринага, Федераль казначылыкның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 33нче бүлеге башлыгы Ралия Хәсәншинага Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәте тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International