Нурлатта район Советының узган елга йомгак ясауга багышланган утырышы узды

2026 елның 14 феврале, шимбә

Кичә Нурлат районына эш визиты белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов килде. Программаның төп өлеше  - 2025 елга социаль-икътисадый үсешкә нәтиҗәләр ясалган һәм 2026 елга бурычлар билгеләнгән район Советы утырышында катнашу.

Эш сәфәре маршрутында беренче объект шәһәрнең 8нче урта гомуми белем мәктәбе булды. Узган елның декабрендә биредә мөһим вакыйга - яңа заманча спорт залы ачылды. Аның гомуми мәйданы 1269 квадрат метр тәшкил итә. Төп залдан тыш, укучылар өчен заманча тренажер залы да җиһазландырылды.

Кунаклар объектны карадылар һәм укучыларның спорт казанышлары белән таныштылар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, нәкъ менә шушы мәктәптә районда биатлон буенча бердәнбер секция эшли.

Яңа залда бу көнне Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 37 ел тулуга багышланган волейбол буенча гомуммәктәпләрнең район турниры узды. Ярышларда шәһәрнең барлык мәктәпләреннән килгән командалар катнашты. Кунаклар турнирны ачу тантанасында катнаштылар һәм яшь волейболчыларны җылы сәламләделәр.

Нурлат районы Башлыгы патриотик чараларның мөһимлеген ассызыклады һәм яңа спорт залының Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән төзелүен искәртте.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин һәм Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Азат Җиһаншин үз чыгышларында спорт һәм патриотизмның аерылгысыз бәйләнештә булуын билгеләп үттеләр һәм яшьләрне үз Ватаннарының лаеклы гражданнары булырга өндәделәр.

Тантаналы очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Мәгъзүм Сәлахов, Шамил Яһудин һәм башка рәсми затлар катнашты.

Спорт өлешеннән тыш, кунаклар игътибарларын мәдәни мираска да юнәлтте. Мәктәптә легендар татар шагыйре - Герой Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган күргәзмә оештырылган иде. Тарихи хәтерне саклауның мөһимлеге турында искәртү буларвк әзерләнгән экспозиция дә делегация кунакларында зур кызыксыну уятты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International