Нурлат районы делегациясе Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясендә катнаша

2026 елның 12 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышы уза. Коллегия эшендә нурлатлылар да катнаша. Район Башлыгы Дамир Ишкинеев җитәкчелегендәге делегация составына авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, район дәүләт ветеринария берләшмәсе, эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре керде.

Утырышның төп темасы - «Агросәнәгать комплексының 2025 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясау һәм 2026 елга куелган бурычлар». Чара Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында уза. Коллегиядә катнашучылар аграр секторның узган чордагы казанышларына анализ ясый һәм агымдагы елга үсешнең төп векторларын билгели.

Коллегия белән беррәттән «Казан Экспо» мәйданчыгында «Казан Агро - 2026» махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсе эшли

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International