Нурлат районы ветеринария хезмәте паркы яңа ГАЗ автосамосвалы белән тулыланды. Махсус техника ачкычларын тапшыру тантанасы «Казан Экспо» мәйданчыгында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.
Республика программасы кысаларында Татарстанның ветеринария берләшмәләренә биологик калдыкларны җыю һәм ташу өчен 10 яңа автомобиль тапшырылды. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, хезмәтнең матди базасын ныгыту – өстенлекле бурыч.
Нурлат районы өчен яңа махсус техника ачкычларын район дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илнур Хәнәфиев һәм районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек Шәрәфетдинов кабул итеп алдылар.
Яңа машина районның торак пунктларында утильләштерү мәсьәләләрен оператив һәм санитария нормалары нигезендә хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк. Бу тотрыклы эпизоотик вәзгыятьне саклауда бик мөһим.
Ветеринарларның нәтиҗәле эшләве халыкның тормыш сыйфатына һәм республиканың азык-төлек иминлегенә турыдан-туры йогынты ясый. Яңа ГАЗ үзбушаткычы Нурлат белгечләренең көндәлек эшендә ышанычлы ярдәм булачак.