Хөрмәтле нурлатлылар!

2026 елның 12 феврале, пәнҗешәмбе

«Татарстан Республикасы РТПЦ» Россия телевидение һәм радиотапшырулар челтәре филиалы кояш интерференциясе аркасында цифрлы эфир телевизион тапшыруларының (ЦЭТВ) югалып тору ихтималы  турында кисәтә.

2026 елның 19 февраленнән 26 мартына кадәр 11:58 сәгатьтән 13:04 сәгатькә кадәр вакыт интервалында тамашачылар телетапшыруларда кояш интерференциясенең язгы - кышкы чоры уңаеннан комачаулыклар белән очрашырга мөмкин.

Сигналны кабул итүдә өзеклекләр кояш интерференциясе вакытында кояш, телетапшырулар иярченнәре һәм җир өсте антеннасының билгеле бер вакыт аралыгында бер линиядә булуы белән бәйле.

Радиосигналның көчле чыганагы буларак һәм тапшыручы иярчен артында калгач, кояш аны "яктырта" һәм бу комачаулыкларга китерә.

Һәр торак пунктта теле - һәм радиопрограммаларны трансляцияләүнең мөмкин булган өзеклекләре графигы РТРС сайтында «Телерадиоканалларны вакытлыча сүндерү» бүлегендә һәм телетамашачы кабинетында бастырыла

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International