Дамир Азат улы өч елга якын районыбызны җитәкли, армый-талмый хезмәт куеп, югары җаваплылык белән уңышлы идарә итә. Район башлыгының һәр яңа көне профессиональлек кенә түгел, ихластан мәнфәгатьләрне кайгыртуны таләп иткән катлаулы сорауларны хәл итү белән бәйле, чөнки район башлыгы вазыйфасын башкару – аның четерекле мәсьәләләрен үзеңнеке итеп чишү дигән сүз ул.
Ныклы сәламәтлек, районыбыз хакына куелган барлык планнарны тормышка ашыруда бетмәс-төкәнмәс энергия телибез. Сезнең җитәкчелектә хезмәт куючы команда һәрвакыт ышанычлы терәк булсын, һәр көнегез яхшы хәбәрләр һәм уңышлы нәтиҗәләр китерсен.
Дамир Азатович, Сезгә һәм якыннарыгызга, тынычлык, иминлек, бәхет юлдаш булсын!