Юл хәрәкәте иминлеге - өстенлекле юнәлеш: Нурлатта узган елга йомгак ясадылар һәм масштаблы планнар билгеләделәр

2026 елның 10 феврале, сишәмбе

Кичә Нурлат муниципаль районы Советының зур залында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды. 2025 ел йомгакларына һәм агымдагы ел планнарына багышланган киңәшмә эшен район Башлыгы Дамир Ишкинеев җитәкләде.

Юллар торышы турындагы төп доклад белән Башкарма комитет җитәкчесе Әсгать Габдуллин чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, 2025 елда район территориясендә федераль, республика һәм муниципаль программалар кысаларында шактый күләмдә эшләр башкарылган. Финанслауның гомуми күләме якынча 1,33 млрд сум тәшкил иткән, шуларның 964 млн сумы төбәк юлларына һәм 368,7 млн сумы җирле юлларга юнәлдерелгән.

2026 елга планнар тагын да масштаблырак характерда. Төбәк һәм муниципальара әһәмияттәге юлларда 1,827 млрд сумлык эшләр планлаштырылган (1,453 млрд һәм 374 млн сум). Төп объектлар арасында: Үрнәк авылы янында Олы Чирмешән елгасы аша күперне реконструкцияләүнең 2нче этабы, «Нурлат-Чуаш Тимерлеге» автомобиль юлын капиталь ремонтлау, «Кузайкино – Нурлат - Иске Чаллы» автомобиль юлын ремонтлау, «Кузайкино - Нурлат» автомобиль юлында Чирмешән елгасы аша күперне капиталь ремонтлау, «Нурлат – Шламка» автоюлындагы Кондырча елгасы аша салынган күперне ремонтлау һ. б.

«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында Чистай – Аксубай – Нурлат автомобиль юлын ремонтлау һәм норматив хәлгә китерү, шулай ук «Нурлат – Чуаш Тимерлеге – Красномайский» автомобиль юлын реконструкцияләү планлаштырыла.

ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Олег Анжаков 2025 елда һәм 2026 елда район юлларында булган һәлакәтләргә җентекле анализ ясады, төп сәбәпләрне һәм проблемалы участокларны аерып күрсәтте.

«Нурлат АТП» генераль директоры Идрис Кәримов транспорт куркынычсызлыгының мөһим аспектлары турында сөйләде. Аның чыгышында пассажирлар, мәктәп һәм халыкны йөртү куркынычсызлыгы, машина йөртүчеләргә рөхсәт бирү тәртибе һәм автобусларның техник торышын тикшереп тору мәсьәләләре күтәрелде.

 

«БДД» ДБУ территориаль идарәсенең профилактика бүлеге башлыгы Гөлфия Гыймалтдинованың чыгышы балаларның юл-транспорт травматизмын профилактикалауга багышланды. Ә «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ территориаль идарәсе башлыгы урынбасары Ришат Борһанов автомобиль юлларын саклауны тәэмин итү мәсьәләләрен яктыртты.

Утырышта күңелле тантана да булды. Район Башлыгы Дамир Ишкинеев «Имин әкиятләр» Бөтенроссиякүләм иҗат конкурсы җиңүчесе, 3нче мәктәп укучысы Тимур Куропаткинга, шулай ук остазы Любовь Гавриловага грамота һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Йомгак ясап, Дамир Ишкинеев беркетмәгә кертелгән барлык карарларның үтәлешен аерым контрольгә алырга кушты һәм эшне актив алып барырга өндәде. Шулай ук ул киңәшмәдә катнашучыларга Нурлатның ЮХИДИ рәсми Телеграм-каналына кушылырга киңәш итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International