Нурлатта «Әтиләр һәм балалар» чаңгы эстафетасында 27 гаилә командасы катнашты

2026 елның 9 феврале, дүшәмбе

Ярышлар «Гаилә учагы» проекты кысаларында «Ак Барс» спорт комплексында узды.

«Нурлат йолдызлыгы» АКО «Бердәм Россия» партиясенең Нурлат бүлекчәсе белән берлектә район мәгариф бүлеге ярдәме белән «Әтиләр һәм балалар» чаңгы ярышлары үткәрде. Чара Татарстан Республикасы Рәисе гранты акчасына гамәлгә ашырыла торган «Гаилә учагы» проекты кысаларында узды.

Ярышлар Нурлат шәһәренең «Ак Барс» спорт комплексында узды. Катнашучылар өч категориягә бүленде: балалар бакчаларына йөрүче сабыйлар гаиләләре, әтиләр-кызлар һәм әтиләр -  уллар. Ярышларда 27 гаилә командасы катнашты. Тамашачылар, чаңгы спортын яратучылар, катнашучыларга терәк булу, җан ату өчен җыелуы да стартларны чын спорт һәм гаилә бердәмлеге бәйрәменә әйләндерде.

Чаңгы юлына беренчеләрдән булып дистанцияне уңышлы үткән һәм югары нәтиҗәләр күрсәткән иң яшь спортчылар чыкты.

Ярыш йомгаклары буенча һәр категориядә бик яхшы спорт әзерлеге һәм команда рухы күрсәткән җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде.

«Әтиләр һәм балалар» чаңгы спринтер эстафетасы нәтиҗәләре:

Мәктәпкәчә оешмалардагы гаиләләр:

1 урын: Айкиннар гаиләсе-Максим һәм кызы Ева (Иске Чаллы балалар бакчасы).

2 урын: Фадеевлар гаиләсе — Сергей һәм уллары Матвей («Светлячок» балалар бакчасы).

3 урын: Илгузиннар гаиләсе — Валерий һәм уллары Константин («Камыр Батыр» балалар бакчасы).

«Әти + кыз»категориясе:

1 урын: Романовлар гаиләсе-Петр һәм кызы Маргарита (2нче урта мәктәп).

2 урын: Алексашкиннар гаиләсе-Андрей һәм кызы Валентина (1нче урта мәктәп).

3 урын: Хәбибуллиннар гаиләсе-Рөстәм һәм кызы Мәрьям (2нче урта мәктәп).

 

«Әти + ул»категориясе:

1 урын: Гавриловлар гаиләсе — Сергей һәм уллары Арсений (Иске Чаллы мәктәбе).

2 урын: Бикеевлар гаиләсе-Флүс һәм улы Сәйдәш (Яңа Иглай мәктәбе).

3 урын: Ермошкиннар гаиләсе-Евгений һәм уллары Артем (Якушкино мәктәбе).

Барлык призерлар да җиңүче дипломнары, «Нурлат йолдызлыгы» коммерцияле булмаган автоном оешмасыннан акчалата сертификатлар һәм «Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсеннән истәлекле бүләкләр алды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International