Яшь гаиләләр саны арта

2026 елның 9 феврале, дүшәмбе

2025 елда ЗАГС бүлегенә 2,5 мең граждан мөрәҗәгать иткән.

2025 елда Нурлат районында уңай демографик тенденция күзәтелә: теркәлгән никахлар саны соңгы өч елда беренче мәртәбә арткан. 216 пар яңа гаилә корырга карар кылган, бу 2024 ел белән чагыштырганда 5% ка күбрәк. шул ук вакытта аерылышучылар саны 8% ка, 139 очракка кадәр кимегән.

«Бүген яшьләр никахка аңлы рәвештә якын килә. Гаилә кору алар өчен матур вакыйга гына түгел, дулкынланып әзерләнә торган җаваплы сайлау да», - дип билгелиләр ЗАГС бүлегендә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International