Нурлатта «Гаилә учагы» кабынды: беренче яшь гаиләләр клубы ачылды

2026 елның 7 феврале, шимбә

Аралашу, традицион кыйммәтләрне ныгыту өчен уникаль мөмкинлек Татарстан Рәисе гранты кысаларында булдырылды.

Нурлатта гаилә көченә ышанучылар өчен мөһим вакыйга булды. Никахлашу Сараенда тантаналы рәвештә «Гаилә учагы» - «Семейный очаг» яшь гаилә клубы ачылды. Проект «Нурлат йолдызлыгы» АКО тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисенең гражданлык җәмгыятен үстерүгә гранты кысаларында гамәлгә ашырыла һәм шәһәрдә яшь гаиләләр өчен үзара аңлашу, мәхәббәт һәм ярдәм хөкем сөргән яңа киңлек булдыруга таба мөһим адым булып тора.

Ачылыш тантанасында клубның беренче катнашучылары — районның сигез актив гаиләсе: Вәлитовлар, Исмаиловлар, Кунаковлар, Әбҗәпбаровлар, Козловлар, Уламасовлар, Җәләлетдиновлар һәм Булановлар катнашты. Аларның һәркайсы үз традицияләре һәм мавыгулары турында сөйләде, гаиләләренең үзенчә уникаль булуын исбатлады.

Чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы Әлфия Галәүтдинова мөрәҗәгать итте. Ул Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеевның  теләктәшлек фикерләрен җиткерде. 

"Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка грант ярдәме җәмгыятебезнең фундаменталь нигезләрен — гаилә кыйммәтләрен һәм ныклы мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән. Һәм «Гаилә учагы» проекты — мондый ярдәмнең реаль, мөһим эшкә ничек чагылыш табуының искиткеч үрнәге. Мин проектның авторы һәм җитәкчесе Резеда Әкрамовнага инициативалы һәм гаиләләребезнең ихтыяҗларын тирәнтен аңлаган өчен олы рәхмәтемне белдерәм. Ышанам ки, «Гаилә учагы» Нурлат гаиләләре өчен чын көч, җылылык һәм үсеш урыны булачак", - диде Әлфия Салиховна.

Проект җитәкчесе Резеда Гиняева «Гаилә учагы»н булдыру идеясе турында җентекләп сөйләде.

"Ситуацияне анализлап, без районыбызда яшь гаиләләрне берләштерә торган мәйданчык җитми дигән нәтиҗәгә килдек. Безнең тәкъдимне район башлыгы хуплады, һәм хәзер сигез ай дәвамында без бу проектны гамәлгә ашырачакбыз. Безнең актив-сигез гаилә, әмма безгә кушылырга теләүчеләрнең барысына да шат булачакбыз", - диде ул һәм клубка исем биргән символик учакны кабызды.

“Гаилә учагы"  яшьләр һәм гаиләләр белән эшләү өчен тулы канлы мәйданчык булачак. Планда-психологлар белән түгәрәк өстәлләр, спорт һәм мәдәни вакыйгалар оештыру, алар катнашучыларга аралашу күнекмәләрен яхшыртырга, конфликтлар белән идарә итәргә һәм сәламәт, гармонияле мөнәсәбәтләр төзергә ярдәм итәчәк.  Якын арада гаилә психологы Елена Закирова катнашында түгәрәк өстәл узачак.  Апрель аенда гаиләләр, исемле агачлар утыртып, гаилә скверына нигез салачаклар. Июльдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен масштаблы бәйрәм итү планлаштырыла. Рроект кысаларында барлыгы 10 махсус радиопрограмма һәм 7 эре чара узачак, алар аралашу күнекмәләрен формалаштыруга һәм традицион гаилә нигезләрен ныгытуга юнәлдерелгән.

Клуб җылы, гаилә шартларында ачылды. Нурлат районының ЗАГС бүлеге начальнигы Лилия Гомәрова кунакларга демографик вәзгыять турында сөйләде, аны яхшырту өчен мондый проектларның мөһимлеген ассызыклады. Гаиләләргә оештыручылардан чәчәкләр һәм иганәче – Россия Федерациясенең атказанган төзүчесе, Нурлат шәһәренең Мактаулы гражданины Вазыйх Мөхәммәтшиннан бүләкләр тапшырдылар. Чараны Нурлат районы талантлары башкаруындагы җырлар бизәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International