Дамир Ишкинеев нурлатлыларны Татарстан Республикасы Дәүләт гербы көне белән котлады

2026 елның 7 феврале, шимбә

Бүген -Татарстан Республикасы гербы көне! Хөрмәтле нурлатлылар, сезне чын күңелдән әлеге бәйрәм белән котлыйм!

Республикабыз тотрыклылык, татулык һәм иминлек үрнәге булып тора. Татарстанда хезмәт сөючән, кунакчыл, үз эшенә һәм туган җиренә бирелгән, үзләре һәм якыннары өчен яхшырак киләчәккә омтылган кешеләр яши.

Районыбыз үсешенә, җәмгыятебездә бердәмлекне һәм татулыкны ныгытуга өлеш керткән һәркемгә рәхмәт белдерәм.

 Бүген - Татарстан Республикасы Дәүләт гербы көне! Безнең республика тотрыклылык, тынычлык һәм иминлек үрнәге булып тора. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, тынычлык, иминлек һәм барлык башлангычларда уңышлар телим!

Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре Башлыгы Дамир Ишкинеев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International