Рамазан Низамов - Нурлат тарихында ир-атлар арасында республика чемпионаты призеры булган беренче боксчы.
21-25 гыйнвар көннәрендә Яр Чаллыда бокс буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты узды. Бу ярышлар төбәкнең иң көчле спортчыларын җыйды, һәм алар Нурлат командасы өчен чын мәгънәсендә әһәмиятле булды.
В.Мякишев исемендәге физкультура – спорт клубында шөгыльләнүче Рамазан Низамов киеренке көрәштә мактаулы икенче урынны яулады. Бу тарихи казаныш: Рамазан - Нурлат тарихында ир-атлар арасында республика чемпионаты призеры булган беренче боксчы.
Көмеш медальгә ирешү - тәҗрибәле остазлар Олег Власенко һәм Ильяс Хөснетдинов җитәкчелегендәге күпьеллык күнегүләр нәтиҗәсе. Рамазанның һәрвакыт искиткеч тырышлыгы һәм җиңүгә омтылышы белән аерылып торуын тренерлары да билгеләп үтте һәм күрсәткән ярдәм өчен район Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенә дә рәхмәт белдерделәр.
Рамазанны һәм аның тренерларын югары дәрәҗәдәге нәтиҗәгә ирешүләре белән котлыйбыз! В.Мякишев исемендәге клубта күп кенә перспективалы егетләр шөгыльләнә, һәм без киләчәктә дә спортчыларның яңа җиңүләргә ирешүләренә ышанып калабыз.