Халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген һәм гражданнарның иминлеген тәэмин итү максатларында 2026 елның 04 февраленнән алып 17 февральгә кадәр Нурлат шәһәре территориясендә хуҗасыз этләрне аулау үткәреләчәк.
Түбәндәге төргә кергән этләрне аулаячаклар:
хуҗасыннан башка урамда йөргән этләр;
үзен агрессив тоткан этләр.
Йорт этләре хуҗаларына түбәндәге кагыйдәләрне катгый рәвештә үтәү киңәш ителә:
урамда этләр хуҗасы белән бергә генә йөрергә тиеш, муенчакта һәм борынчыкларда гына йөртү кирәк (закон буенча моны таләп итә торган токымнар өчен);
этне урамга чыгарып җибәрмәскә;
этләрне шәхси йортның киртәләнгән территориясендә яки бәйдә асрарга.
Иң мөһиме! Урамда хуҗасыз булган эт караучысыз дип танылачак һәм тотылырга тиеш.