Чирмешән авылында «Чирмешән лицее» муниципаль бюджет мәгариф учреждениесе базасында мөһим белем бирү проекты — «Россия Ел укытучысы — 2026» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының зона этабы узды. Әлеге чара «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты, «Педагоглар һәм Остазлар» программасы кысаларында уздырыла.
Катнашучылар - Татарстан Республикасының тугыз районының муниципаль этапларын уңышлы узган иң яхшы педагоглары.
Нурлат районыннан:
Фәния Фәнил кызы Гыйләҗева, «Россия Ел укытучысы — 2026» конкурсының муниципаль этабында җиңүче, «1нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» МАМУ тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы. Ул - чын профессионализм гәүдәләнеше, үзенең креатив якын килүе һәм фәнне тирән белүе ярдәмендә һәр укучының потенциалын ачарга сәләтле булуын күрсәтте.
Нурлат гимназиясенең инглиз теле укытучысы Дарья Константиновна Воронцова муниципаль этапта «Педагогик дебют» номинациясендә иң яхшысы дип танылды. Аның һөнәргә ихлас мәхәббәте һәр дәрескә иҗади якын килүдә чагыла һәм укучыларны югары нәтиҗәләргә ирешергә рухландыра.
Катнашучыларга ике төп сынауны узарга туры килде:
“Дәрес" этабында — укытуның заманча методикаларын һәм технологияләрен куллана белү тикшерелде.
"Педагогик интервью"да - катнашучылар компетентлы жюри алдында һөнәри компетенцияләрен һәм коммуникатив сәләтләрен күрсәтте.
Финалга чыгучыларның исемнәре 2026 елның мартында гына билгеле булачак, әмма инде хәзер үк безнең искиткеч укытучыларыбызга уңышлар һәм ярышларның төбәк дәрәҗәсенә уңышлы чыгуларын телисе килә!