Нурлатта кышкы «Күрше» фестивале кысаларында оештырылган «Йөрәк кушуы белән» масштаблы чарасы узды

2026 елның 3 феврале, сишәмбе

«Күршеләр - иң бердәм кешеләр» проектының төрле буыннарны берләштергән, бәйрәм бүләк итеп, патриотизм рухын ныгыткан икенче зур чарасы узды.

Бүген Нурлатның үзәк паркында «Йөрәк кушуы белән» бәйрәм чарасы узды, ул «Күрше» республикакүләм яхшы күршелек фестивале җиңүчесе «Күршеләр-иң бердәм кешеләр» проекты кысаларында оештырылды. Проектны «Нурлат йолдызлыгы» коммерцияле булмаган автоном оешмасы гамәлгә ашыра. Кышкы һава торышы булуга карамастан, саф һавада халыкны җыйган бәйрәм чын - чынлап кайнар һәм дустанә атмосфера тудырды.

"Бу проектның икенче зур вакыйгасы, һәм аның датасы очраклы гына сайланмаган. Чара районда хәрби-патриотик айлыкка рәсми старт бирде һәм Россиянең Хәрби дан көненә – Сталинград сугышында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көненә багышланды. Бу-җәмгыятьнең үз яклаучыларының сугышчан батырлыгына, дан-шөһрәтенә һәм каһарманлыгына хөрмәт күрсәтү көне. Бүгенге чара патриотизм тәрбияләүгә юнәлдерелгән", - дип ассызыклады проект җитәкчесе Резеда Гиняева.

Катнашучыларга сәламләү сүзе белән Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев мөрәҗәгать итте.

"Балаларыбызны патриотизм рухында тәрбияләүче игелекле бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт белдерәм. Барлык нурлатлыларга сәламәтлек һәм тыныч күк йөзе телим", - диде ул.

Тантаналы өлеш кысаларында район Башлыгы проект партнерларының Рәхмәт хатларын билгеләп үтте. Шунда ук Дамир Азат улы тыл хезмәтчәннәренә, шулай ук “Нурлат йолдызлыгы» коммерцияле булмаган автоном оешмасыннан сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларга җылы рәхмәт хатларын тапшырды.  

Салкын һава бәйрәмнең бай программасында катнашучыларга дәрт һәм көч өстәде. «ДоброГрани» волонтерлык берләшмәсе җитәкчелегендә Нурлатлылар "Алга, Россия!” патриотик флешмобына кушылды.  Үзешчән коллективлар, артистлар Ватанга багышланган җырлар башкардылар, шигырьләр сөйләделәр. «Барысы да Җиңү өчен. Нурлат» фонды музееның күчмә экспозициясе эшләде. Кунаклар проектның партнерлары – Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарих музее хезмәткәрләре үткәргән «Нурлат Бөек Ватан сугышы елларында» викторинасыннан да читтә калмады. Нурлатлыларның игътибарын хәрби-гамәли спорт төрләре буенча ярышлар җәлеп итте: АК автоматын җыю-сүтү, яралыны күчерү, пневматик винтовкадан ату ярышлары мавыктыргыч булды. Ә иң кечкенә балалар өчен «Пингвиннар һәм ишегалды могҗизалары» уен программасы оештырылган иде. Һәркем кайнар чәй һәм татлы ризыклар белән җылына алган Кыр кухнясы аеруча популяр булды, анда. Тулаем алганда, бәйрәм үзеннән соң уңай хис-кичерешләр һәм якты кышкы тәэсирләр калдырып, күңелле узды.

Чара ахырында барлык конкурсларда һәм ярышларда җиңүчеләр оештыручылардан бүләкләр алдылар. Ә проект дәвам итә! Инде февраль ахырында нурлатлыларны өченче чара – «Россия өметләре» көтә.

«Күрше» фестивален Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты оештырды. Ул «Татарстанда - кыш» масштаблы проектының бер өлеше булып тора һәм күршелекне үстерүгә һәм республика ишегалларында һәм җәмәгать урыннарында чаралар үткәрү инициативаларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Фестиваль шулай ук «Безнең ишегалды» программасының һәм Татарстан Республикасы иҗтимагый киңлекләрен үстерү программасының дәвамы булып тора.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International