Татарстан Транспорт министрлыгының йомгаклау коллегиясендә тармакның алдынгы хезмәткәрләренә республика дәүләт бүләкләре тапшырылды.
Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының йомгаклау коллегиясе кысаларындагы тантаналы чарада «Нурлат автотранспорт предприятиесе» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Идрис Кәримов «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде.
Дәүләт бүләген юл-транспорт тармагының алдынгы хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе тапшырды. Бу вакыйга төбәктә транспорт инфраструктурасын үстерүдә һәм пассажирлар йөртүне ышанычлы тәэмин итүдә предприятие җитәкчесе һәм бөтен коллективы казанышларының югары бәяләнүен ассызыклый.
Идрис Габделбаревичны лаеклы бүләге белән котлыйбыз!
Фото Татарстан Республикасы Рәисе матбугат хезмәте