Ул 15 мартка кадәр дәвам итәчәк.
19 төр җәнлек һәм кош исәпкә алыначак. Алар арасында поши, кыр кәҗәсе, кабан, болан кебек эре тояклылар, шулай ук ерткычлар – бүре, селәүсен, төлке, мехлы җәнлекләр – сусар, тиен, куян, кошлардан – көртлек, боҗыр, кыр тавыгы һ. б. бар.
Кышкы маршрут исәбен алуда төп күрсәткеч – җанварларның тәүлеклек эзләре. Җәнлекне көн дәвамында үткән юлы озырак булган саен, аның эзләрне исәпкә алучы белгечнең маршруты белән кисешү ихтималы да шулкадәр югарырак. Әмма мәгълүматларның төгәллеге турыдан-туры һава торышына бәйле. Көчле бураннарда яисә чиктән тыш салкыннарда эшләр тукталып тора. Мондый вакытта җәнлекләр азрак хәрәкәтләнергә тырыша, һәм мәгълүматлар дөрес булмаска да мөмкин.
"Нурлат районының гомумкулланылыштагы аучылык биләмәләрендә 24 кышкы маршрут бар. Барлык маршрутларның гомуми озынлыгы 213 километр тәшкил итә. Маршрутлар үтүдә якынча 10 кеше катнаша. Алынган мәгълүматлар аучылык ресурсларының торышын бәяләргә һәм кирәк очракта республика фаунасын саклау һәм торгызу буенча чаралар күрергә мөмкинлек бирәчәк", - диде Биологик ресурслар буенча ТР Дәүләт комитетының Нурлат бүлеге җитәкчесе Владимир Ванчурин.