Дамир Ишкинеев Татарстан Республикасы делегациясе составында "Кече Ватан-Россия көче" форумында катнаша

2026 елның 30 гыйнвары, җомга

Татарстаннан җирле үзидарә вәкилләре Башкортстанда уза торган «Кече Ватан — Россия көче» III Бөтенроссия муниципаль форумының төбәк көнендә катнаша.

Республика делегациясен «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин җитәкли. Төркем составында Баулы, Актаныш, Нурлат, Биектау, Мөслим һәм Ютазы районнары башлыклары, шулай ук башкарма органнар вәкилләре бар.

Бүген «Кече Ватан - Россия көче» III Бөтенроссия муниципаль форумының чираттагы көне уза.

Нурлат районы Башлыгы «Киләчәк турында диалоглар: «Локаль икътисадның яңа дрйверлары», «Киләчәк икътисады - үсешнең яңа өстенлекләре һәм векторлары» темаларына үткәрелгән киңәшмәләрдә катнашты.

"Төбәк көнендә катнашучыларны Россия Федерациясе Президентының эчке сәясәт идарәсе башлыгы урынбасары Евгений Грачев сәламләде. Ул билгеләп үткәнчә, бүген Россия Президенты бурычы нигезендә муниципалитетларның федераль һәм төбәк хакимиятләре белән турыдан-туры диалогы төзелә. Муниципаль дәрәҗә милли икътисадның мөһим үсеш ноктасы булып тора, нәкъ менә анда кече һәм урта бизнесны үстерү өчен шартлар формалаша, эш урыннары булдырыла һәм гражданнарның тормыш сыйфаты яхшыра», - дип язды Дамир Азат улы үзенең телеграмм каналында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International