Фермер Ришат Тимербулатов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бүләгенә лаек булды

2026 елның 30 гыйнвары, җомга

Татарстан фермерлары Ассоциациясенең XXV съездында эшкә йомгаклар ясап тармакның иң яхшы вәкилләрен бүләкләделәр.

Кичә Казанда Татарстан Республикасының фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясенең XXV юбилей съезды узды. Съезд эшендә Нурлат районы делегациясе дә катнашты.

Бүләкләү тантанасы чараның тантаналы мизгеле булды. Республиканың агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән зур өлеше өчен Якты Күл авылыннан крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыгы Ришат Тимербулатов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасына һәм истәлекле сәгатькә лаек булды.

Ришат Ринат улы үз крестьян-фермер хуҗалыгын 2021 елдан бирле җитәкли. Бу вакыт эчендә ул үзен талантлы һәм булдыклы оештыручы итеп күрсәтергә өлгерде. Шул ук елда ул «Агростартап» грант конкурсында 3 млн сум акча алып җиңүче булды.

Грант акчаларына сөт юнәлешендәге 24 башмак тана сатып алган. Бүген Тимербулатовлар хуҗалыгы-терлекчелек һәм сөт җитештерү буенча махсуслашкан заманча предприятие, анда 130 баш эре мөгезле терлек бар,шуларның 45е-савым сыерлары. 2025 ел йомгаклары буенча тулаем савым 316 тонна тәшкил итә. Бер сыердан савым 7015 килограммга җиткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International