Кичә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров үткәргән юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча республика комиссиясендә нурлатлылар ВКС режимында катнашты.
Монда юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләрен, аларны киметү ысулларын карадылар.
ВКС тәмамланганнан соң, сөйләшүне урында Нурлат районы Башкарма комитеты җитәкчесе Әсгать Габдуллин дәвам итте. Ул кар яуган вакытта юлларны вакытында чистарту, аларга тозлы-ком катнашмасы сибү зарурлыгына игътибарны юнәлтте. Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат бүлеге ЮХИДИ идарәсе башлыгы Олег Анжаков юл-транспорт һәлакәтләре мисалларын китерде, автотранспорт предприятиеләре җитәкчеләрен урыннарда профилактик эш алып барырга өндәде.