Нурлатта коррупциягә каршы көрәшне координацияләү комиссиясенең чираттагы утырышы узды

2026 елның 28 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Рәисе администрациясенең территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе Салават Рәхимов Нурлат районында коррупциягә каршы көрәшне  координацияләү комиссиясе утырышында катнашты.

Утырышны Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев алып барды.

Көн тәртибенә 4 мәсьәлә кертелде. «2015-2028 елларга Нурлат муниципаль районының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру» муниципаль программасын гамәлгә ашыруның барышы турында район Башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Рәфис Нигъмәтуллин чыгыш ясады.

2025 ел нәтиҗәләре буенча җирле үзидарә органнары һәм муниципаль учреждениеләр тарафыннан бюджет акчаларын максатчан файдалануга һәм рациональ тотуга эчке финанс контролен гамәлгә ашыру турында район финанс-бюджет палатасы рәисе Лилия Исмәгыйлева мәгълүмат бирде.

Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны, үсемлекчелекне һәм терлекчелекне үстерүгә алынган федераль һәм республика субсидияләрен кулланганда коррупция факторларын булдырмау турында районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ирек Шәрәфетдинов сөйләде.

Йомгаклау мәсьәләсен – муниципаль сатып алуларны гамәлгә ашырганда коррупция хәвефләрен бетерү чараларын - район Башкарма комитетының муниципаль заказлар бүлеге начальнигы Жанна Германова яктыртты.

Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев утырыш эшенә йомгак ясады. Коррупция күренешләренә юл куймау өчен ул документларны игътибар белән өйрәнергә, аларны төгәлсезлекләргә юл куймыйча тутырырга киңәш итте.

«Әгәр нәрсәнедер белмисез икән, сорагыз. Үзлектән өстәмә белем алыгыз, киңәшләшегез. Финанслар, милек белән бик пөхтә эш итәргә кирәк", - дип ассызыклады ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International