Иске Әлмәт авыл җирлегендә узган елга нәтиҗә ясадылар һәм сыер саву аппаратларын сатып алуга сертификатлар да тапшырдылар

2026 елның 27 гыйнвары, сишәмбе

Гражданнар җыенында Нурлат районы башлыгы катнашында җирлек үсеше турында фикер алыштылар һәм актуаль мәсьәләләрне хәл иттеләр.

Иске Әлмәт авыл җирлегендә гражданнар җыены булып узды, аның эшендә Нурлат муниципаль районы Башлыгы Дамир Ишкинеев катнашты.

Авыл җирлеге башлыгы Равил Хисамов хисап доклады белән чыгыш ясады. Ул үзара салым программасы буенча актив эш алып барылуын билгеләп үтте: Иске һәм Яңа Әлмәт авылларында яшәүчеләр 1әр мең сум, ә Нариманов исемендәге поселокта яшәүчеләр – 10ар  мең сум җыя. Үзара салым акчалары, республика бюджетыннан финанслауны исәпкә алып, юлларны төзекләндерүгә юнәлдерелә. Шулай ук халык һәм иганәчеләр катнашында мөһим проектлар гамәлгә ашырылган: Яңа Әлмәттә күлне тирәнәйткәннәр, автомобиль арбасы сатып алганнар, гараж төзелгән һәм мәчет ишегалды төзекләндерелгән һ. б. «Татнефть» ГАҖ гранты ярдәмендә Бөек Ватан сугышына багышланган мемориаль комплекс капиталь ремонтланган.

Узган җыен йөкләмәләрен үтәүгә йомгак ясалды. Барлык мәсьәләләр дә уңай хәл ителгән. Валентина Захарова үтенече буенча Урюм елгасы аша күпер төзелгән - бу бурычны район башлыгы һәм иганәчеләр ярдәмендә тормышка ашырганнар. Шулай ук Дорожная урамында торба салынган һәм күпердә багана уты куелган. Мансур Сөнгатуллинның үтенече тормышка ашырылган: җирле мәдәният йорты өчен район җитәкчелеге ярдәме белән бильярд өстәле сатып алганнар.

 

Нурлат районы башлыгы Дамир Ишкинеев районның хисап чорында социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре турында сөйләде һәм халык сорауларына җавап бирде. Аларны җирле амбулатория өчен ЭКГ аппараты алу мөмкинлеге, шулай ук халыкны пай ашлыгы белән тәэмин итүгә бәйле мәсьәләләр кызыксындырды.

Җыен бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Дамир Ишкинеев Вәлиевлар һәм Мортазиннар гаиләләренә сыер саву аппаратлары сатып алу өчен субсидияләр алуга сертификатлар тапшырды, шулай ук җирлек активистларын һәм юбилярларны котлады.

Чара актуаль мәсьәләләрне хәл итү өчен халык, җирле хакимият һәм район җитәкчелеге арасында нәтиҗәле диалог булуын  күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International