Район җитәкчелеге Түбән Нурлат микрорайонда яшәүчеләр белән очрашты.
Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев түбәннурлатлылар белән очрашуда социаль-икътисади күрсәткечләр турында сөйләде. Биредә район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Айрат Морзаханов та чыгыш ясады. «Түбән Нурлат» территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Айрат Гәрәев үз эшчәнлеге буенча хисап тотты. Ул юлларны ремонтлау һәм башка юнәлешләр буенча башкарылган эшләр күләме, шулай ук микрорайонда яшәүчеләрнең волонтерлык эшчәнлеге турында сөйләде.
Гадәттәгечә, район җитәкчелегенең халык белән очрашуы булган проблемаларны уртага салып сөйләшү белән дәвам итте. Бу юлы микрорайонда яшәүчеләр, нигездә, элек күтәргән мәсьәләләрне хәл итүләре өчен рәхмәт белдерде. Ә хәзер Кондырча елгасының яр буе территориясен чистарту, сугыш хәрәкәтләре ветераны һәм махсус операциядә катнашучы сугышчының гаиләсе яши торган урам юлын төзекләндерү һ.б. буенча тәкъдимнәр яңгырады. Җирле территориаль иҗтимагый үзидарә юлны ремонтлау буенча эшне башлаган: Айрат Гәрәев материалны ташу өчен техника кирәклеген әйтте.
Очрашу бүләкләү белән тәмамланды. Дамир Ишкинеев күпьеллык намуслы хезмәте, районның иҗтимагый-мәдәни тормышында актив катнашуы өчен Сиринә Халитовага район Башлыгы Рәхмәт хатын тапшырды. Биредә үк махсус операция сугышчыларының әниләренә СВОда катнашучыларга күрсәткән ярдәмнәре өчен «Әфганстандагы сугыш һәм башка локаль конфликтлар инвалидларының Татарстан Республика иҗтимагый оешмасының Нурлат районы бүлеге» җирле иҗтимагый оешмасының Рәхмәт хатларын тапшырылды.