23-25 гыйнвар көннәрендә Казанда 2010-2012 елда туган егетләр һәм кызлар арасында самбо буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды.
Г.Хөсәенов исемендәге Нурлат спорт мәктәбе укучылары әлеге ярышларда уңышлы чыгыш ясап, биш медаль яулады.
Тренерлар Илшат Нәбиулла улы Әһлиуллин һәм Рафаэль Рафик улы Билданов җитәкчелегендә спортчылар югары әзерлек күрсәтте.
Ярышлар йомгаклары буенча призерлар булып түбәндәге спортчылар танылды:
Дамир Абдулин-1 урын,
Рим Төхфәтуллин-1 урын,
Ульяна Имукова-2 урын,
Сәидә Сәлахова-3 урын,
Тимур Абдулин-3 урын.
Спортчыларны һәм аларның остазларын лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышларга ирешүләрен телибез.