Дамир Ишкинеев нурлатлыларны Россия студентлары көне белән котлады

2026 елның 25 гыйнвары, якшәмбе

Хөрмәтле Нурлат районы студентлары! Бәйрәм – Россия студентлары көне белән чын күңелдән котлыйм!

Студент еллары - сессияләр киеренкелеге белән тулган студент көннәреннән алып, юмор һәм кызыклы күңел ачулар белән тулы студент язына кадәр иң якты һәм вакыйгаларга бай чор. Тормыш тулылыгы, тәэсирләр байлыгы ягыннан бу еллар белән башка бер чоны да чагыштырып булмый.

Безнең техникум эш бирүчеләр арасында югары бәяләнгән белгечләр әзерли. Укудан тыш, студентлар районның иҗтимагый тормышында да актив катнашалар: спорт ярышларында җиңәләр, гамәли осталык буенча конкурсларда катнашалар, республика конкурсларында призлы урыннар яулыйлар. Районның волонтерлык хәрәкәтләрендә актив катнашалар. Шулай дәвам итүегезне телим!

Студентлар, бәйрәм көнегез белән! Районыбызның киләчәге турыдан-туры сезгә бәйле. Бу бәйрәм сезне алда тагы да югары казанышлар яулауга илһамландырсын.

Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре Башлыгы Дамир Ишкинеев

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International