«Балкыш» фестивале: Нурлат ветераннары үзләренең сәләтен күрсәтәчәк

2026 елның 25 гыйнвары, якшәмбе

27 гыйнварда сәгать 10:00да «Грани» мәдәни-ял үзәгендә ветераннар арасында «Балкыш» («Сияние») үзешчән башкаручыларның IX республика фестиваленең сайлап алу туры узачак.

Бу иҗат һәм моң бәйрәме без быел билгеләп үткән мөһим вакыйгаларның җанлы чагылышы булачак: Россия халыкларының бердәмлеге елы, Татарстанда хәрби һәм хезмәт батырлыгы еллары һәм республика ветераннар оешмасының 40 еллыгы.

Сәхнәгә район ветераннарының үзешчән коллективлары чыгачак, алар тамашачыларга йөрәк җырлары, тирән эчтәлекле шигырьләр һәм дәртле биюләр бүләк итәчәк. Бу - зирәклек һәм талантлары иң җылы алкышларга лаек кешеләргә бөтен гаилә белән ярдәм итү мөмкинлеге.

Иҗат һәм ихтирам шатлыгын уртаклашыр өчен сезне көтеп калабыз!

Уздырылу урыны һәм вакыты: 27 гыйнвар,сәг.10: 00да

Урыны: «Грани»  үзәге

Керү ирекле.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International